Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2017

Бай ир эзләгән хатын тарихы “Мой единственный” фильмында сурәтләнелә

Якшәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы «Мой единственный» нәфис фильмын күрсәтә. Бәхетле булу хыялы белән шәһәрләрне урап бай ир эзләгән ханым тарихын күзәтмичә калмагыз.

Режиссёр Ричард Лонкрэйн тарафыннан төшерелгән фильм бер ханымның үз хыялы артыннан сәяхәт кылуы турында сөйли. Комедия жанрында иҗат ителгән Голливуд фильмы көндәлек вакыйгаларны шаян характерда җиткерүгә басым ясый. Фильмда Рене Зельвегер, Ник Стал, Эрик МакКормак һәм Крис Нот кебек билгеле актёрлар уйный.

Чибәр кыяфәтле Анн Деверо шәһәрдән шәһәргә күчеп, Көнчыгыш яр буен әйләнеп чыга. Бурычы бер — үзенә һәм ике улына бәхетле тормыш оештыра торган бай ир табу. Нәзәкатьле Анн үз бурычына ирешеп, байлык эчендә яши алырмы?

Моны сез якшәмбе, 5 нче ноябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Мой единственный» нәфис фильмын карап белә аласыз. Фильм телеканалда 23:30 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера