Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017

Бала табу турында "Таяну ноктасы" сөйли

Чәршәмбе кичендә «Таяну ноктасы» бала табу мәсьәләсенә кагылышлы «Баланы ярып алу» темасына әңгәмә кора. Студия кунаклары — атаклы табиб һәм акушер-гинекологлар мондый бала табу ысулының ике организмга китергән файдалы һәм зыянлы яклары турында ачык әңгәмә оештыралар.

Мәсьәләнең асылын Татарстанның балалар хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хәсәншина, «Яңа Гасыр» телевидениесе журналистлары Эльвира Әхтәмова һәм Луиза Әхмәтҗанова, танылган абыстай Сәйдә Аппакова аңлатырлар.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 19 нчы апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин