Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.10.2016

Балтачта 260 төп агач утыртылды

Балтач районында бик игелекле эш эшләнде, "Балтач" универсаль спорткомплексы һәм районның үзәк хастаханәсе территорияләренә 260 төп агач утыртылды. Шулай итеп, райондашларыбыз “Яшә, урман!” акциясенә кушылды, диелә төбәкнең “Хезмәт” газетасы хәбәрендә.

Иртәнге сәгатьләрдә явып узган яңгырны да яхшыга гына юрады бирегә килүчеләр. Яшь нарат, чыршы үсентеләренә көч бирү өчен бик яхшы булды әле ул, дип сөенүчеләр дә табылды.

Район башкарма комитетының бүлек белгечләре, финанс-бюджет палатасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Балтач" универсаль спорткомплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк хастаханә коллективларын һәм «Бердәм Россия» патиясенең тарафдарлары әлеге эштә бик теләп катнашып, киләчәктә үзләре кылган изгелек белән горурланачакларын белдерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та әлеге эшкә бик теләп өлеш кертте: “Истә калдырырга кирәк әле бу агачны, үзем утырткан идем дип горурланып йөрергә. Үсеп кенә китә күрсен инде”, - дип шаяртты.

Моңсу иртәдә чиләк, көрәкләр белән эшкә дә ничектер моңсуланып килгән райондашларыбыз, агачларны кулларына алуга ук җанланып киттеләр. Көзге көннең елаклыгына игътибар итмичә, тотынган эш тора-бара бик күңеллегә әйләнде. Әлеге бердәмлек районыбыз авылларына да күчеп, аларда да бу акция бик оешкан төсмер алсын иде, диелә Балтач районы газетасында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20