Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2015

Балтачта Россиякүләм балалар Сабан туе була

Быел 26 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр Россиякүләм балалар Сабан туе уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәтенеж мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде.

Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. "Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульяновск, Чувашия, Марий Эл һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабан туенда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлардан тыш, дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Баш батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк", - диде Балтач имам-мөхтәсибе, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Бу хакта ТРМДН матбугат хезмәте хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20