Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

Балтачта Рөстәм Миңнеханов катнашында Хөкем йорты ачылды

Балтачта Рөстәм Миңнеханов катнашында Хөкем йорты ачылды  Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә Хөкем йорты тантаналы рәвештә ачылды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан лидеры билгеләп узганча, район үзәгендә мөһим объект пәйда булды, анда федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд приставлары эшләячәк.

"Район өчен Хөкем йорты ачылу - әһәмиятле вакыйга, чөнки бирегә кешеләр үзләренең проблемалары һәм хәсрәтләре белән, дөреслек эзләп килә. Әлбәттә, суд процессын професиональ рәвештә башкару мөһим, әмма кешеләрнең нинди шартларга эләгүе дә әһәмиятле бит, - диде ул. - Республикада җәмәгать юстициясе белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә. Бездә җәмәгать судьялары, арбитраж судларына ярдәм буенча программа кабул ителде. Тиздән Республика арбитраж суды комплексын төзү тәмамлана. Барлык авыклыкларга  карамастан, без дөрес карарлар табарга тырышабыз". Балтач районы суды иң гаделе, иң нәтиҗәлесе булыр һәм кешеләр бүгенге ачылыштан канәгать булыр дип өметләнәм, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Югары суды карамагындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары Юрий Органов республика җитәкчеләренә Татарстан районнарында шундый кирәкле объектлар пәйда булган өчен рәхмәт әйтте.

"Бу - гадел хөкем сарае, район үзәген бизәп тора. Теге яки бу мәсьәләләр буенча бирегә киләчәк кешеләр лаеклы юридик ярдәм алачак. Без Татарстан өчен үзебездән торганны эшлибез һәм эшләячәкбез, - дип ассызылады ул. - Бу бина гомум мәгълүматлаштыру системасына кертеләчәк. Биредә кабул ителәчәк карарлар шунда ук үзәккә трансляцияләнә, анализлана. Күпмедер вакыттан биредә республика суды белән телевизион элемтәсе пәйда булыр дип өметләнәм, рәис онлайн режимында сөйләшүләр алып бара алачак һәм утырышлар да шундый ук режимда трансляцияләнәчәк".

ТРның Балтач районы суды рәисе Илдар Шәйдуллин сүзләренчә, Хөкем йорты 2014 елның 7 маенда төзелә башлаган. Элек ул 1962 елда ук төзелгән бер катлы бинада эшләгән.

ТРда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, үз чиратында, объект төзелешенә республика бюджетыннан 70 млн сумга якын акча бүленгәнне өстәде. Хөкем йортында 30лап кеше эшләчәк. Ул бинада заманча мәгълүмати технологияләр урнаштырылганны аерым билгеләп үтте. "Республикада беренче тапкыр район судында IP-телефония урнаштырылды. Республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләләргә аңлау белән карый, шуңа да Татарстан мәгълүматлашыру буенча алда бара. Без РФ суд системасында беренче булып электрон документлар әйләнешенә кердек, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасында да беренчеләрдән булдык. Судьялар, аппарат хезмәткәрләре бер төймәгә басып 56 сорау җибәрә һәм тиз арада җавап ала", - дип ассызыклады спикер.

ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев сүзләренчә, соңгы берничә елда Татарстанны сәяси җитәкчелеге суд хакимияте өчен шартлар булдыру мәсьәләрен хәл итүгә аңлау белән карый.

"Беренче тапкыр без шундый бина ачабыз - йорт түгел, ә гадел хөкем сарае. Шуңа да җитәкчеләргә суд системасында булган проблемаларны аңлаган өчен рәхмәт әйтәсем килә. Федераль суд карамагындагы мәсьәләләрне җәмәгать юстициясе белән бергә хәл итү бездә әле беренче тапкыр башкарыла. Кешеләр биредә законлы гына түгел, ә гадел карарлар алсын иде", - дигән теләген җиткерде ул.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20