Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2017

Балык Бистәсе районында җил түбәләрне алып ташлаган

Балык Бистзсенең Урахча авылында бернчә бина һәм төзелеш обьектының өлешчә түбәләрен алып ташлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбәләргә зыян якынча 450 квадрат метр мәйданда салынган. Мәктәп бинасы, авыл мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет өлешчә түбәләрсез калган. Башка обьектларга зыян салынмаган. Җәрәхәтләр алучылар юк.

112 бердәм экстрен хезмәтенә Балык Бистәсеннән хәбәр кичә көндез килеп ирешкән. Урында зыянны бәяләү һәм төзекләндерү эшләрен планлаштыру буенча район администрациясенең комиссиясе эшли.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20