Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.10.2017

Башкортстанда 6 нчы класс укучысы ике яшьлек кызны коткарган

Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы 6нчы класс укучысы Ярослав Адоньевны ике яшьлек кызны коткарганы өчен бүләкләгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Стәрлетамак мәктәбе укучысы яшьтәшләре белән ишегалдында уйнаганда кечкенә кызның икенче катта ачык тәрәзәләр янында торуын күреп алган һәм тиз арада интуитив рәвештә шунда йөгергән. Ике яшьлек кыз икенче каттан тәрәзәдән төшкән. Бәхеткә Ярослав аны тотып калган.

Кечкенә кызны коткаруы өчен Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы тантаналы рәвештә классташлары алдында кыйммәтле пакет һәм бүләкләү тантанасына Мәскәүгә чакыру тапшырган. 6 класс укучысы анда 2 ноябрьдә барачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера Программа Мин