Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Башкортстанның иң яхшы укытучыларына президент премиясе тапшырылачак

Рөстәм Хәмитов «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы» төбәкара бәйгесе, «Башкортстанның ел укытучысы» республика бәйгесе һәм аның кысаларында уздырыла торган «Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» һәм «Елның яшь укытучысы» бәйгеләре лауреатларына Башкортстан башлыгы премиясен бирү турындагы боерыкнамәне имзалады, дип хәбәр итә «Башинформ».

Югары педагогик осталык, шәхесне төрле яклап үстерү өчен уңай шартлар тудырган, укыту-тәрбия процессында заманча белем бирү технологияләрен кулланган өчен, премиягә берничә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да лаек булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!