Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.08.2015

“Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уза

“Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уза14 -16 августта “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уза. Бу хакта “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге директоры, форумны оештыручы Алексей Кокурин һәм фестивальнең ярминкә мәйданы җитәкчесе Екатерина Бегаева сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, фестиваль кысаларында күпсанлы чараларга Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләр һәваскәрләре киләчәк.
“Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Туризм структурасын үзгәртми, кешеләр кызыклы туризм вакыйгаларына киләләр, бу фестиваль бик урынлы”, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.
Фестивальнең төп мәйданы - ярышлар мәйданы. Биредә тарихи орыш-сугышларда исә урта гасырлар тарихи бәрелешләре тәкъдим ителә. Оештыручылар сүзләренә караганда, реконструкторлар бер-берсе белән чынлап сынашачак.
Бу сугыш орыш-сугыш ярышларында җиңүче ачыкланачак, аларга иганәчеләр акчалата бүләк һәм кыйммәтле призлар тапшырачак.
Ярышларда Татарстан Республикасы данын тарихи клубларның берләштерелгән командалары яклаячак. Аның составына 85-113 кг авырлык категориясендәге 19-30 яшьлек кешеләр кертелгән. Реконструкторлар Алтын Урда чоры, шулай ук рус һәм Европа костюмнарыннан булачак. “Быел безнең сафлар сирәгәйде, кайбер яшьләр армиягә китте. Әмма безгә Крсноярскидан дуслар ярдәм итә”, - дип ачыклык кертте Сергей Кокурин. Россия Федерациясе җыелма командасын ике команда тәкъдим итәчәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, җәяүле сугышчылардан тыш, атлы сугышчылар да булачак.
Фестивальдә барлык теләүчеләр дә реаль сызымнар буенча ясалган урта гасыр хәрби машиналарыннан атып карый ала.
Быел тарихи реконструкция фестивале икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел белән чагыштырганда, анда катнашучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Шулай ук кунаклар саны да артуы көтелә: узган ел чарада 14 мең кеше булса, быел оештыручылар 25 мең кунак кабул итәргә әзерләнә.
Оештыручылар белдергәнчә, ярышлар урыннарына шәхси транспортта да, шулай ук җәмәгать транспортында да барырга мөмкин. Казанда яшәүчеләр өчен берничә автобус рейска чыгачак. 14 августта “Үзәк” автовокзалдан 10.00 сәгатьтә юлга чыгарга мөмкин, билетләр бәясе ике якка 550 сум тәшкил итә. Болгардан автобус 23.00 сәгатьтә кузгала. 15-15 августта расписание башкача: автобус Казаннан 8.00 сәгатьтә кузгала, кире шәһәргә 23.30 сәгатьтә кайта.
Шулай ук фестивальга Чаллыдан килү мөмкинлеге дә бар. 14-15 августта автобуслар хәрәкәте расписанисе Казанныкыннан аерылмый, ә 16 августта втобус Болгардан 17.30 сәгатьтә китә. Ике якка билет бәясе кыйммәтрәк, ягъни700 сум тәшкил итә.
Ике шәһәрдә дә билетларны алдан сатып алу яхшырак булачак, дип белдерде спикерлар.
Моннан тыш, фестивальгә су юлы Казанның елга портыннан тизйөрешле суднода килергә мөмкин. Көндәлек рейслар Казаннан иртәнга 8 дә кузгала, ә җомга һәм якшәмбе 8,9 һәм 18.10 сәгатьтә, 15.05, 15.30 һәм 5.30 сәгатьләрдә шәһәргә кире кайтырга мөмкин. Юл бәясе 700 сум чамасы булачак.
Биредә кунып калырга теләүчеләр өчен палаталы лагерьлар оештырылган, ике һәм өч урынлы палаткаларда бер тәүлек яшәү бәясе 300 сум, шулай ук үз палаталарынны урнаштыру өчен территория бар, бу хезмәт шулай ук 300 сум тәшкил итәчәк, әмма бу фестиваль дәвамында яшәү өчен. Фестивальгә керү, кайбер чаралардан кала, бушлай.

Балалар өчен махсус мәйданчык оештырылачак. Моннан тыш өлкәннәр өстәмә акча түләп балаларын тәрбияче белән калдыра алачак.
Фестивальдә туклану мәсьәләсенә килгәндә, Болгардагы тарихи кухня зонасында ике аш-су ноктасыннан тыш, тагын өстәмә рәвештә 5 туклану урыны оештырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20