Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Белгород өлкәсеннән Чаллы табиблары тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр

Чаллыга Белгород өлкәсеннән бер төркем табиблар килде. Коллегалары аларны шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре үз эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар, дип яза җирле басма.

Визитның максаты - Белгород өлкәсе делегатларының Чаллы хастаханәсенең ашыгыч һәм югары технологияле медицина ярдәмен өйрәнеп үзләрендә безнең дәвалау алымнарын куллану, киләчәктә элемтәләрне яхшыртып хезмәттәшлек итү.

Кунакларга хастаханәнең эш принципларын күрсәттерәр. Коллегаларны госпитализация логистикасы, кергәндә бүленеш агымнары, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә диагностика алу һәм аның күләме тәҗрибәсе белән таныштырдалыр.

"Без клиниканың югары эшчәнлек тәҗрибәсендә инандык, бу турыда ишеткән идек инде. Һичшиксез, тәкъдим ителә торган мондый дәрәҗәдәге медицина ярдәме соклану тудыра, барлык процесслар да вак-төякләргә кадәр хәл ителгән", - дип, белдерделәр алар.

Белгород өлкәсеннән килгән кунаклар ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләренә киләчәктә дә уңышлар теләделәр һәм аларны үзләрененә чакырдылар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20