Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.09.2017

Беренче канал кунаклары "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясеннән зур канәгатьлек белдерделәр

Шушы көннәрдә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Казанга килгән Беренче канал вәкилләре өчен телеканал буенча экскурсия оештырды.

Татарстан башкаласы федераль канал журналистларының маршрут челтәрендә беренче урында тора, чөнки алар Рәсәйнең 2018 нче елда футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнгән шәһәрләре буйлап сәфәр кыла икән. Казан шәһәре, билгеле булганча, шундыйлар рәтендә. Мәскәү кунаклары Татарстан башкаласына килеп, аның төп телеканалы белән танышмыйча китүне мөмкин санамадык дип белдерделәр.

Соңыннан Беренче каналның мәгълүмати тапшыруларны планлаштыру һәм продюсерлаштыру бүлеге җитәкчесе Сергей Семёнов экскурсиядән алган кичерешләре белән уртаклашты: «Минем уйлавымча, сезгә (Яңа Гасыр — ред.) бары афәрин генә дияргә мөмкин. Мөгаен, „Яңа Гасыр“ телерадиокомпаниясе үз эчендә мөстәкыйль булдырган телеканаллар санына бер генә төбәк телекомпаниясе дә якын килә алмыйдыр». Федераль канал кунаклары «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясеннән зур канәгатьлек белдерделәр.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера