Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Беренче номерлы опера җырчысы шимбә кичен ямьләндерә

Шимбә, 30 нчы сентябрь, «Яңа Гасыр» каналында Рәсәйнең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова концерты күрсәтелә. Көчле тавыш һәм югары сәнгати зәвыкка ия җырчының чыгышын күзәтмичә калмагыз.

Альбина Шаһиморатованың соңгы вакыттагы зур уңышы дип Рәсәй Федерациясе Президенты указы нигезендә «Рәсәйнең атказанган артисты» исеменә лаек булуын атарга кирәк. 2011 нче елда опера җырчысы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе булып таныла. Зур бүләк җырчыга Көнбатыш Аурупа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен бирелде.

2012 нче елда Альбина Шаһиморатова Рәсәй театр сәнгатенең иң югары дәрәҗәдәге милли бүләге - «Алтын битлек» премиясенә лаек була. Милли бүләкне җырчы «Операда иң яхшы хатын-кыз роле өчен» номинациясендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Лючия ди Ламмермур» спектаклендәге Лючия ролен башкарганы өчен ала. Зур дәрәҗәләргә ия җырчының концерт программасын «Яңа Гасыр» каналында карарга онытмагыз.

Рәсәйнең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова концертын шимбә, 30 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 14:00 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера