Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

Без барыбыз да бераз гына Кароль - Тинчурин театры “Нәүрүз” фестивалендә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале кысаларында “Шашкан бабай” (“Кароль”) абсурд комедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры - Рәшит Заһидуллин.

Спектакль 2016 елның февралендә “Шашкан бабай” исеме белән чыкты. Театр афишаларында әле дә шушы исеме калган. Ә театрның рәсми сайтында һәм фестиваль программасында ул автор Славомир Мрожек пьесасындагы кебек “Кароль” дип атала башлаган. Театр спектакльнең әзерлекле тамашачы өчен куелуын һәм андый тамашачы нәкъ менә “Кароль”не карарга килсен өчен оригиналдагы исемнең кулланылуын әйттеләр.

Спектакльдә дүрт герой – профессор, бабай, аның оныгы һәм кыз катнаша. Бабакай белән оныгы күз табибы булган профессорга күзлек алу нияте белән киләләр. Бабайның күзләре күрә башлагач ул, ниһаять, Карольне таныячак һәм атачак. Профессорның күзлеген алып кигәч, бабайның күзләре ачыла һәм ул профессорның Кароль булуын танып ала. “Тоталь “каролизм” идеясе, Карольне һәркемдә күрү, безнең һәрберебездә күпмедер дәрәҗәдә “Карольләр” булуы әсәрдә ачык күренә. Шунлыктан “безнең һәрберебез күпмедер дәрәҗәдә “Кароль” һәм без барыбыз да үзенчә “ул” икән, бу берәребезне алып ташлап аның урынына икенчесен куеп була дигән сүз”, - дип бирелә спектакльнең аннотациясендә. Спектакльдә Зөлфәт Закиров, Алмаз Фәтхуллин, яшь артистлар Камилә Галиева белән Салават Хәбибуллиннар уйный.

Спектакль тәмамлангач, "Нәүрүз" фестивале дипломын театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллинга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

Искәртеп үзәбез, Казанда кичә "Нәүрүз" фестивале старт алды һәм ул 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген “Нәүрүз” программасында – “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының “Бүре җиләге” курчак спектакле, Саха Республикасы (Якутия) Яшь тамашачы театрының “Король үлә”, Казах музыкаль-драма театрының “Чия бакчасы” һәм П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Уяну” спектакле.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»