Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2015

"Безгә ягып җылыту өчен куллану факты буенча түләгәндә отышлы - «Генерирующая компания» генераль директоры

"Безгә ягып җылыту өчен куллану факты буенча түләгәндә отышлы - «Генерирующая компания» генераль директорыЯгып җылыту өчен факт буенча түләү хисапларына күчү кулланучылар өчен үтә күренмәлелек тәэмин итү һәм ел нәтиҗәләре буенча кабаттан исәпләүләр күләме турында аңлатудан качырга теләү белән бәйле, дип ассызыклады бүген матбугат конференциясендә «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев.

«Генерирующая компания» ААҖ ягыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә исәпләүдә бернәрсә дә үзгәрми, үзгәрешләр бары тик коммуналь хезмәтләр күрсәтүче белән торакчылар арасында исәпләүләр схемасына гына кагыла, дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтик: ТР Хөкүмәтенең карары буенча, 1 октябрьдән Казан җылылык энергиясе өчен кулланган кадәр түләүгә күчә. Түбән Камада бу системага 1 сентябрьдә күчтеләр. Өч ел элек хезмәтләрдән кулланган кадәр генә түләүгә Чаллы күчте, анда кулланучыларның 100 проценты диярлек һава шартлары буенча көйләү приборлары белән тәэмин ителгән. Түбән Камада һәм Казанда җылылык пунктларын массакүләм урнаштыру дәвам итә, дип билгеләп үтте Раузил Хаҗиев.

Бүген «Генерирующая компания» ААҖ Казанда кулланучыларның 70 процентка якынын җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Генераль директор урынбасары - компаниянең җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү буенча директоры Олег Зверев белдергәнчә, бүген Казанда «Генерирующая компания» ААҖ 2269 йортка хезмәт күрсәтә, аларның 1949 хисап узеллары белән җиһазланган, бу - якынча 86 процент.

"Тагын бер елдан бу эшне төгәлләрбез дип уйлыйм. Без аны муниципалитет белән бергә алып барабыз. Безнең уртак программабыз бар. Моны эшләргә кирәк. Норматив буенча түгел, ә кулланган кадәр түләү сезнең өчен дә отышлы", - дип тәмамлады чыгышын Раузил Хаҗиев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20