Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2015

Бүген Бөгелмәдә Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы уздырыла

Бүген Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырыла. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, районнарның хакимият башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәктәп директорлары, мәгълүмат-методика үзәкләре методистлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашуы көтелә.

Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана.

Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларындагы чаралар Алабугада мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивалендә үткәрелә башлады. Фестивальдә РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Халыкара фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне презентацияләү кебек чаралар уздырылды, хәзерге заман мәгарифе өлкәсендәге галим-белгечләр укытучыларга лекцияләр укыды. Моннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм һөнәри осталык конкурслары, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, күргәзмәләр булды, Татарстанда физика һәм математика елы тантаналы ябылды.


Шулай ук Яшел Үзәндә республиканың урта, югары, һөнәри, өстәмә белем бирү җитәкчеләре, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре август киңәшмәсе утырышы кысаларында һөнәри белем бирүнең инновацион инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты. Бөгелмәдә “Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары” темасына секция утырышы булды, мәгариф хезмәткәрләренең “2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләү үсеше стратегиясе: гамәлгә ашыруның төп юллары” темасы сөйләшү-фикерләшү үткәрелде.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең бүгенге республикакүләм киңәшмәсенең пленар утырышына кадәр республиканың төп һәм “өстенлек” мәктәпләре директорлары заманча мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең стратегик юнәлешләре нинди булырга тиешлеге турында сүз булды, Бүгелмәдә инклюзив белем бирү үсеше мәсьәләләренә багышланган “Бергә яшәргә өйрәнү: үзенчәлекле белем алу ихтыяҗларына ия балаларны укыту модельләре” темасына секция утырышы уздырылды. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалында “Ятим һәм караучысыз калган балаларның социальләшүе: дәүләт сәясәте һәм төбәк тәҗрибәсе” темасына балалар йортлары, ятим һәм караучысыз калган балалар өчен мәктәп-интернатлар, социаль приютлар директорлары һәм укытучылары, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәкләре җитәкчеләре катнашында секция утырышы үткәрелде.

Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә аерым игътибар бирү күздә тотылды. Шул уңайдан Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе базасында “Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән конкерт нәтиҗәләргә” темасына секция утырышы укытучыларны җыйды.

“Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” секциясендә катнашучылар профориентация республика системасын үстерү буенча чараларны тормышка ашыру барышы, Иминлек советы карарлары нигезендә белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасы сораулары да игътибардан читтә калмады.

Шул рәвешле, барлык 8 секция утырышыннан соң, бүген Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы була. Анда 2014-2015 уку елына йомгак ясала һәм яңа уку елына планнар билгеләнә.

Укытучыларның август киңәшмәсе, традицион рәвештә, Интернет челтәрендә трансляцияләнүе турында әйтелде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20