Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2019

Бүген мөселман дөньясы Бәраәт кичәсен каршы ала

2019 елның 20 нче апреленә каршы төн быелны Бәраәт төне дип санала. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бәраәт — Рамазанның якынлашуы хакында хәбәр итүче, ислам календаренда иң мөбәрәк кичәләрнең берсе.

Бу көндә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтен, язмышын билгели, дип кабул ителгән. Шунлыктан мөселманнар бу кичәдә дога кылалар, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака өләшәләр, һәрдаим гыйбадәттә, изгелектә булырга тырышалар. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылалар.

Ислам голәмасы белдергәнчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә вәхи кылына башлаган.

«Бәраәт» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «бурычтан вә җәзадан котылу», «пакьләнү» дигәнне аңлата. Димәк, бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу. Әлеге кичәдә көнче, сихерче, хәмер (алкогольле) эчемлекләр кулланучы, туганлык җепләрен өзүче, әти-әниләренең сүзләренә колак салмаучы, зина кылучы, тәкәббер һәм фетнә чыгаручылардан кала, калган барлык мөселманнарның гөнаһлары гафу ителә.

Барлык мөселманнарга әлеге мөбарәк Бәраәт кичәсен Аллаһы Раббыбызга гыйбадәттә - дога кылып, Коръән Кәрим, өстәмә намазлар укып, салаватлар әйтеп үткәрүләрен телим. Аллаһы Тәгалә безгә боларның барысын тиешле ихласлык белән гамәлгә ашыру өчен көч-куәт бирсен, тәүбәләребезне кабул кылсын һәм Үзенең олуг Рәхмәте белән бүләкләсен! Әмин", — дип мөрәҗәгать итә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс