Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Бүген Түбән Новгород өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кешене Казанга кайтаралар

Бүген Түбән Новгород өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше вертолет белән Казанга кайтарыла. Бу хакта журналистларга ТР сәламәтлк саклау министры вазифаларын башкаручы Илдар Фатыйхов белдерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Түбән Новгород өлкәсе хастаханәләрендә 15 зыян күрүче кала, аларның 6сы өлкән кеше һәм 9ы бала. "Барлык пациентлар да төрле дәрәҗә җәрәхәтләнгән, араларында авыр хәллеләре дә бар. Ике бала комада", - дип хәбәр итте И.Фатыйхов. 

Ул ассызыклаганча, Түбән Новгород медицина хезмәткәрләре барлык кирәкле дәвалау-диагностикалау чараларын оператив рәвештә башкарган. 

"Хәзерге вакытта карарлар кабул ителә. Түбән Новгородтан медицина модульле борт була, ул медицина бригадасы составында пациентларны бүген Казанга алып кайта", - дип билгеләп үтте ул. Ике өлкән кеше Татарстан башкаласына кайтарылып, Республика клиник хастаханәсенә урнаштырылачак.

"Әлеге пациентларны күчерергә була, без  туганнарына якынрак булсын өчен аларны үзебезгә алабыз", - диде ТР сәламәтлк саклау министры вазифаларын башкаручы. Ул хәбәр иткәнчә, иртәгә Казанга күчерерлек пациентлар булса, бу эшләнәчәк.

И.Фатыйхов билгеләп узганча, комадагы ике пациентның гомере куркыныч астында. "Калганнарның гомеренә куркыныч янамый", - диде ул.

Искәртеп узабыз: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән.  51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосага чыккан, дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә өч кеше шунда ук үлгән, аларның берсе бала. Калган зыян күрүчеләр төрле дәвалау учреждениеләренә озатылган.

Түбән Новгород өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында Казандагы кайнар линия телефоны буенча белергә була: (843) 293-49-95.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20