Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2016

Биектау комбайнчылары урып-җыюда 100 мең сумнан артык акча эшли

Биектау комбайнчылары урып-җыюда 100 мең сумнан артык акча эшли - видеоБиектау районы “Березка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте басуларында быел 2 комбайн эшли. Аларда Фәрит Фәхриев һәм Марат Мөхетдинов ярдәмчеләре белән хезмәт куя.

Алдынгы комбайнчыларның берсе Фәрит Фәхриев сезонга 120-130 мең сум акча эшли. Комбайн артына ул 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң утырган. “Авыл малае булгач, кечкенәдән техникага кызыгып үстем, шуңа комбайнга утырырга булдым”, - ди ул. Туган ягында ул авыл тормышын яратканга калган.

Быелгы сезонда комбайнчы 1 мең 400 тонна ашлык суктырган. Өченче ел 2 мең тоннадан арткан булган, былтыр — 1800. Быел да кимен куймаска ниятли.

Аның сүзләренчә, эш өчен биредә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. “Хәзер эшләү өчен шартлар җиңелрәк. Комбайн эчендә кондиционерлар эшләп тора. Элек комбайннарның кабинасы да булмаган бит, түбәләре генә булган”, - ди Фәрит. Аның әтисе дә гомер буе комбайнчы булып эшләгән. Киләчәктә балаларының да үз юлын сайлавын, авылда калып, бергә яшәүләрен тели.

Комбайнчыларга район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Рөстәм Кәлимуллин шәхсән үзе килеп, игенчеләрнең хәлләрен белә. 230 тонна суктырган саен район башлыгы премияләр тапшыра. Фәрит Фәхриев шундый 6 норманы тутырырга өлгергән инде.

Икенче комбайнчы Марат Мөхетдинов үзенең эш стажы 30 ел чамасы булуын әйтте. “Мин бөтен авыр эштә эшләргә тырышам. Язын тракторда бәрәңге утыртам, аның арасын чистартам. Аннан комбайнга утырам. Урып-җыю беткәч, бәрәңге алам. Кыш көне техникага бик эш юк, күбрәк төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, язга әзерләнәбез”, - ди комбайнчы.

Басуга алар иртәнге 7 тулгачы килә. Эшләре исә кичке тугызларда, чык төшкәч кенә тәмамлана. 

Һава торышы эссе торганда тәҗрибәле комбайнчыларга ярдәмчеләре булыша. Бер-беребезне алмаштырып, ял иттереп эшлибез, ди Марат әфәнде.

“Ярдәмчеләр ел саен алмашынып, китеп тора. Быел минем белән эшләгән егет армиягә китә. Баш исән булса, икенче елга да эшләргә исәп. Икенче ярдәмче аласы була. Яшьләр комбайнчы булырга бик тартылмый. Вакытында минем үземнең кыз эшләде. Аңа комбайнга утырганда 12 яшь иде. Беренче елны өйрәттем, икенче елны үзе сугып йөрде”, - ди Марат Мөхетдинов.

Марат әфәнденең кызын соңрак без хуҗалыкның ашханәсендә очраттык. Миләүшә биредә игенчеләрне аша. “Ашарга пешерүгә караганда, комбайнда эшләү җиңелрәк”, - ди ул.

Комбайнчылар суктырган ашлык “Березка”ның бөртек саклау складына кайтартыла. Биредә 3 ханым эшли. Алия Шәехова сүзләренчә, алар көн саен иртәдән кичке 5 кә кадәр биредә хезмәт куя.

Ханымнар биредә ашлыкны сортларга аеру белән шөгыльләнә. “Эшебез җиңел түгел, әмма чыдарлык. Мин монда өченче ел эшлим инде, кыерсытканнары юк. Якынча 16 мең сум тирәсе акча алабыз. Үзебезнең көч белән, үз җаебызга гына эшлибез”, - ди эшеннән канәгать булган хезмәткәр.

1 сәгать төшке аш һәм ярты сәгать кичке аш вакытында ял каралган. Ашханәләре дә эш урыныннан ерак түгел. “Ризыгыбыз төрле, бик тәмле пешерәләр. Барысы да ит белән әзерләнә”, - ди Алия.

Ул хуҗалыкта ел әйләнәсе эшли, диярлек. Урып-җыю беткәннән соң, бәрәңге ала башлыйлар. Ханымнар бәрәңге аралауда да катнаша.

“Акчасын вакытында биреп баралар, күп булса, 1-2 көнгә соңга кала. Авыл кешесенә иң мөһиме шул”, - ди алар. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20