Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2016

"Бисеринки" ансамбле педагогы: "Шундый катлаулы вазгыятьтә безгә ярдәм иткәннәре өчен Президентка рәхмәтлебез"

 "Бисеринки" бию ансамбле Истанбулдан Казанга узган төндә исән-имин кайтып җитте.


Самолет җиргә төшеп утыргач һәм аэропортның яшел зонасыннан чыккач, балалар, хореография мәктәбе педагогы Марина Мажуева белән бергә, шунда ук үзләрен көтеп торган автобуска юнәлде.

"Балалар ата-аналарына шалтыратып сөйләште, барысын да тынычландырдык. Без барыбыз да исән-имин кайтып җитүебезгә сөенәбез, мондый катлаулы вазгыятьтә безгә ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәтлебез", - диде Мажуева. Кызларны озата йөргән педагог дистәләгән журналистның соравына бары шулай дип кенә әйтә алды.

Кызларны автобуска психологлар озатты, балаларның елмаюлы йөзенә караганда, алар бүген берәүгә дә кирәкмәгәндер.

Искәртеп үтәбез: 28 июнь көнне Истанбулның Ататөрк исемендәге аэропортында теракт булды. Шартлаулар нәтиҗәсендә, 42 кеше үлде, 239ы яраланды.

Шартлау вакытында аэропортның яшел зонасында Чаллының "Бисеринки" бию коллективы калуы мәгълүм булды. 11-12 яшьлек 15 кыздан торган ансамбль, Болгариядә узган "Дөнья, сәнгать һәм диңгез" халыкара бию конкурсында җиңгәннән соң, Истанбул аша өйләренә кайта торган була. Шартлаулардан соң 23.30дагы бию коллективы очарга тиешле рейс кичектерелә һәм балалар укытучылары белән бергә скак астында автобуста эвакуацияләнә.

Кичә кич, Мәскәү вакыты белән 21.50дә (ярты сәгатькә соңарып) балалар "Turkish Airlines" рейсы белән Татарстан башкаласына оча. Самолет "Казан" халыкара аэропортына 0.50дә төшеп утырды. Кызларны республика хакимияте вәкилләре, журналистлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары каршы алды. 

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20