Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Биш балалы Садыйковлар гаиләсе үз ялларын "Яңа Гасыр" белән үткәрделәр

Узган ялларда чираттагы күпбалалы гаилә, күнегелгән гадәт буенча, «Яңа Гасыр» телеканалы белән үз ялларын уздырды. Бу юлы онытылмас вакыйгаларга бай ял көнен «Яңа Гасыр» белән бергә үткәрүгә Яшел Үзән районыннан килгән Садыйковлар гаиләсе лаек булды.

«Садыйковларның мәхәббәт тарихы бик матур яңгырый, шуның дәлиле булып аларның биш баласы тора,» — дип белдерделәр бәйрәм көнендә гаилә белән бергә булган «Татарстан хәбәрләре» журналистлары. Чыннан да, биш бала тәрбияләп үстерүче Рамил һәм Гөлназ Садыйковлар үзләренең зур гаиләләре белән беренче тапкыр Казанда ял иткәннәр. Казан мәркәзенә сәяхәт «Яңа Гасыр» телеканалы игълан иткән «Зур гаилә» социаль проекты нигезендә оештырылды. Тулы ял көне дәвамында Садыйковлар гаиләсен зоопаркка сәяхәт, аквапаркта йөзү, Казан Кремле буйлап экскурсия һәм гаилә төшке ашы көтеп торды.

«Моңарчы без зур гаиләбез белән бары үзебезнең авылда гына ял иттек — балалар белән Зөя буена йөрергә чыга идек. Хәзер буш вакытларны «Яңа Гасыр» белән ял иткән сыман гына уздырасы килә. Без гаиләбез белән беренче тапкыр Казанда ял итәбез. Гаиләбезгә мондый зур бәйрәм оештырганы өчен «Яңа Гасыр» телекомпаниясенә рәхмәтебезне белдерәбез, бу ял көне безнең өчен күңелле вакыйга, — дип бәйрәм ялыннан соң үз кичерешләре белән уртаклашты гаилә башлыгы Рамил Садыйков.

Зур ялдан соң «Яңа Гасыр» телеканалы да моның ише бәйрәм яллары күпбалалы Садыйковлар гаиләсендә әле күп тапкырлар кабатланыр дигән теләктә кала.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций