Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2019

Битум күлендә Башкортстан һәм Татарстан чигендә хайваннар һәлак була

Октябрьский шәһәреннән (Башкортстан) 25 чакрымда Әбсәләм авылыннан ерак түгел битум күле урнашкан. Биредә зыянлы һаваны кешеләр сулый, һәм хайваннар һәлак була. Ул берничә ел элек, Александровкада урнашкан спирт заводына тимер юл тармагы төзегәннән соң барлыкка килгән: битум шпалларга сеңдерелгән. Спирт заводы ябылган, тимер юл җимерелгән, ә нефть продуктлары белән сугарылган күл калган. Һәм хәзер биредә маллар даими рәвештә бата.

Күл янында ферма урнашкан, берничә ел элек әлеге битумда бу фермадан бер көтү сыерлар баткан. Хәзер ул койма белән әйләндереп алынган, әмма хайваннар бик куркыныч хәлдә, чөнки алар бүгенге көнгә кадәр зыянлы һава белән «тукланалар». Әпсәләм авылында яшәүчеләр дә әлеге һава белән сулый.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс