Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Бәйрәм арты киче “Болактагыларның берсе” белән үткәрелә

Казан яшь тамашачы театры актрисасы Резеда Хәдиуллина 2 нче майда «Вечерняя игра» тапшыруына кунакка килә. Болактагы яшь тамашачы театрының яшь актрисасы кичен студиядә уздыра. Яшь актриса үзенең нинди катлаулы киртәләр аша театр дөньясына килеп чыгуын һәм яшь тамашачы театрының алдагы планнары турында сөйләп узар.

Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) — Казан шәһәрендә эшләүче дәүләт театры. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен рус телендә тамашалар куя. Театр югары һөнәри режиссурасы һәм артистларның талантлы уены белән аерылып тора. Биредә Н. Басин, Марсель Сәлимҗанов, В. Голиков, Ф. Григорьян, Л. Верзуб, Ю. Погребничко, Б. Цейтлин, Г. Цхирава, В. Чигишев кебек данлыклы режиссерлар эшләгән.

Яшь актриса белән күңелле бәйрәм арты кичен 2 нче май «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 22:10 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций