Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Бәйрәм көнендә “Уеннан уймак” нәфис фильмы кабаттан тамашачылар белән "очраша"

Чәршәмбе, 30 нчы август, «Яңа Гасыр» телеканалы Республика Көне уңаеннан бәйрәм программасы нигезендә эшли. Бу көндә күпләр яратып караган «Уеннан уймак» нәфис фильмы яңадан «Яңа Гасыр» телеканалы экраннарына кайта. Фильмның кыскача тарихы мондыйрак.

Фильмның төп герое Илдар — татар авылында яшәүче гап-гади бер егет. Көтмәгәндә генә аның моңарчы билгеле булмаган туганнары табыла. Күрше-тирәдә яши торган туганнары гына түгел, ә чит илдә яши торганнары. Чит иле дә нинди бит әле — Америка! Сүз дә юк, мондый сенсациядән башкала журналистлары читтә кала алмый һәм алар, авылга килеп, баш герой хакында махсус сюжет төшерергә уйлыйлар.

Шушы вакыйгадан соң фильмның төп маҗаралары башлана да инде… Колхоз рәисе, авылны иң яхшы яктан гына күрсәтү теләге белән, Илдарны өйләндерергә була. Кызлардан читләшеп йөргән егеткә берничә көн эчендә чын-чынлап өйләнү, аңлашыла ки, булдырырдай эшләрдән саналмый. «Нигә Илдарны вакытлы гына өйләндермәскә соң?» дигән уй белән колхоз рәисе кәләш ролен авылда иң яхшылардан башкара алырдай кызга — чибәр һәм чая Фәйрүзәгә мөрәҗәгать итәргә уйлый. Бу хәйләдән нәрсә килеп чыгар?

Сорауга җавапны чәршәмбе, 30 нчы август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Уеннан уймак» телевизион нәфис фильмын карап белерсез. Фильмның башлану вакыты 15:45 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера