Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2016

Болгар ислам академиясе мөселманнарның иң яхшы фәнни-белем бирү һәм дини-агарту үзәкләренең берсе булырга тиеш - Рөстәм Миңнеханов

Бүген Казан Кремлендә республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнә торган “Яңарыш” фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, республиканың дини конфессия җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

Көн тәртибенә куелган иң төп мәсьәләләр — Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборының проектларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү иде.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә әлеге проектларны гамәлгә ашырырга алынганы өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Ул җитәкли торган фонд Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә дәрәҗәгә ия, аның имиджы уңай һәм халык та аңа ышаныч белән карый. ЮНЕСКО халыкара оешмасы, эшмәкәрлек җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтә булдырып, хәйрия чараларын җәлеп итү ысуллары җайга салынган”, - диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 21 май — Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салу ниятләнә. 21 июльдә исә, Казан Мәрьям Ана иконасы көнендә аның исемендәге торгызылачак соборның да нигезенә таш салу ниятләнә. “Бу эшләр барысы да хакимиятнең барлык органнары һәм киң җәмәгатьчелек белән бергәләп эш итүне таләп итә. Бүген безнең арада Евгений Еремин һәм Александр Журавскийның булуы — әлеге проектларның тормышка ашырылуның федераль дәрәҗәдә әһәмиятен исбатлый”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указлар ул 2015 елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә имзаланган иде.

Әлеге Болгар ислам академиясен төзү идеясе белән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм ТР Мөселманнары Диния нәзарәте чыккан.

“Болгар ислам академиясе мөселманнарның иң яхшы фәнни-белем бирү һәм дини-агарту үзәкләренең берсе булырга тиеш. Моның белән бергә, Казан һәм Татарстан митрополиты һәм Казан мэриясенең Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу теләгенә дә булышлык итәбез”, - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук быел ТР Министрлар Кабинетының 25 мартындагы 498-р нче номерлы карары нигезендә академия төзү һәм соборны торгызу планы раслануын һәм оештыру комитеты булдыруын да ассызыклады.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20