Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2015

Болгарда төзелә торган кунакханәне «Ага-Базар» һәм «Мин сине яратам» дип атарга тәкъдим ителә

Болгарда төзелә торган кунакханәне «Ага-Базар» һәм «Мин сине яратам» дип атарга тәкъдим ителәБолгарда төзелә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем конкурсына 100 артык исем җибәрелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

Искәртеп үтик, конкурс 11 августта булачак кунакханә территориясендә игълан ителде. Конкурска заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, 5-31 октябрьдә интернетта ачык тавыш бирү үткәрелә, җиңүчеләр 1 ноябрьдә билгеле булачак.
“Кунакханә бик матур һәм зәвык белән эшләнгән булачак. Әлбәттә, туры килерлек исем кирәк. Ул исемне ишетү белән кешедә анда бару теләге уянырлык булсын. Ул исем үзенә тартып торырга, риваятьләр, тарих вәгъдә итәргә, урнашу урынын ачып бирергә тиеш. Татарстанда тарих белән кызыксынучы иҗади кешеләр бар, дип уйлыйм”, - диде Сергей Иванов.
Аның сүзләренчә, конкурсны оештыручыларга кунакханә исеме өчен кызыклы атамалар килгән. Мисал өчен, конкурста катнашучылар кунакханә комплексы исеме буларак “Гарәб төне”, “Таҗ-Махал”, “Ага-Базар”, “Алтын Урда”, "Идел Болгары”, Атлантида кызы”, "Хан сарае” кебек исемнәр тәкъдим итәләр. “Кунакханәне “Мин сине яратам” дип тә атарга тәкъдим итүчеләр бар. Кайбер катнашучылар кунакханә исеме итеп үз исемнәрен тәкъдим итә. Теләсә нинди вариантларны кабул итәбез”, - дип билгеләп үтте спикер.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе журналистларга белдергәнчә, иң яхшы исемнәрне сайлап алачак эксперт комиссиясе составына конкурсны оештыручылар, фәнни бергәлек экспертлары, тарихчылар, археологлар, туризм тармагы вәкилләре керә. “Безнең бурыч – беренче чиратта, матур үзенә җәлеп итә торган исем алу, ул шул ук вакытта бу урынның тарихына һәм мирасына да туры килергә тиеш. Шуңа күрә эксперт составында төрле даирә вәкилләре”, - дип аңлатма бирде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова белдергәнчә, Болгарда төзеләчәк кунакханә комплексына иң яхшы исемгә конкурс игълан итү идеясен ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.
“Бүген бер көндә генә барлык объектларны карау, экскурсоводларны тыңлап өлгереп булмый. Бу вакыт таләп итә – диде ул. – Киләсе елдан башлап Болгар зур теплоходлар кабул итәчәк, димәк, туристлар саны да артачак.  Болгарда берничә көнгә калу ихтыяҗы туачак”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20