Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2016

Brent маркалы нефть 43,7 доллар тирәсендә тотрыкланды

Кичә нефть бәясе 2,5 проценттан артыкка төшкәч, бүген тотрыкланды. Бәяләр төшүгә Канадада нефть чыгару әкренләп арту сәбәп булды, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтькә июль фьючерслары Мәскәү вакыты белән 7.55 кә барреле 0,2 процентка - 43,71 долларга кадәр арткан. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) сатуларында "WTI" нефтенә июнь аена фьючерслар котировкасы әлеге вакытка барреле 0,25 процентка - 44,68 долларга кадәр кимегән.
Чимал табышын төшүгә китергән урман янгыннары нефть инфраструктурасына зыян китермәде һәм нефть җитештерү әкренләп торгызыла. Ялларда АКШ та нефть чыгару нокталары тагын 4 кә - 328 берәмлеккә кадәр кимегән, кимү җиденче атна рәттән дәвам итә, дип хәбәр итә «Интерфакс».

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20