Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Бөтендөнья банкы Иранга карата санкцияләр гамәлдән чыгарылганнан соң, нефть бәясе төшүне фаразлый

2016 елда Иранга карата санкцияләр гамәлдән чыгарылганннан соң, нефть бәясе барреле 10 долларга төшәчәк. Моны Бөтендөнья банкы фаразлый, дип хәбәр итә «Русская служба Би-би-си».

Банк вәкилләре сүзләренчә, иң зур үзгәреш Иранның чимал базарына әйләнеп кайтуына бәйле рәвештә туачак. Фараз буенча, нефть табу тәүлегенә 1 млн баррельгә артачак, ә бу, үз чиратында, аның бәясендә чагылышы табачак. Яңа чимал килү бәяләрне 14 процентка төшерәчәк, дип саныйлар Бөтендөнья банкында.

Искәртеп узабыз: 14 июль көнне Венада "алтылык" (АКШ, Германия, Франция, Бөекбритания, Кытай һәм Россия) Иран атом-төш программасын җайга салу буенча килешүгә иреште. Документ нигезендә, Иран халыкара санкцияләрне гамәлдән чыгаруга алмашка, уранны баектурдан баш тарта.

15 июльдән башлап Brent маркалы нефть бәясе кими балады. Бәядәге аерма 9 долларга якын тәшкил итә. Август башында Brentның бер барреле гыйнвардан башлап беренче тапкыр 50 доллардан да түбән төште.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20