Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына санаулы көннәр калып бара. Шушы дөньякүләм чарага әзерлек көннәрендә татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.
Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.

Китапның автор-төзүчесе — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшли торган мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма «Ак бүре» нәшриятында чыгарылды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!