Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2017

Бөтенроссия конкурсы лауреаты турында телеочерк экраннарга чыга

Якшәмбе, 1 нче октябрь, «Йөрәктән - йөрәккә» тарихи циклында Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­ле­се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Харис Нигъмәтҗанов турында махсус телеочерк күрсәтелә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­ле­се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Харис Нигъмәтҗанов — югары белемле профессиональ музыкант, тәҗрибәле педагог. Ул шулай ук халык музыка уен кораллары ансамблен оештыручы һәм аны дистәләгән еллар буена җитәкләүче олуг шәхес. Быелгы елның апрель аенда күренекле музыка әһеленә 70 яшь тулды.

Х. Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге Халык музыка уен кораллары ансамбле үз чорында халык иҗаты, фольклоры белән татар дөньясын җанландырган коллектив исәпләнә. Шул вакытларда уку йортларында да татар музыкасы кафедралары ачыла башлады. Харис Шәрип улы, тәҗрибәле музыкант буларак, сәнгать академиясендә кафедра бүлеге мөдире булып хезмәт итте. Ул әле дә балалар белән педагогик эшчәнлеген дәвам итә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­ле­се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Харис Нигъмәтҗанов турында махсус телеочеркны якшәмбе 14:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!