Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2016

Бу өлкәнең киләчәге зур — Илдар Халиков Татарстан туризмы хакында

 Икътисади кыен шартларда да 10 процент диярлек үсеш күрсәткән республика туризм өлкәсенең эшчәнлеген ТР Премьер-министры Илдар Халиков югары бәяли.

“Туризм буенча 2015 ел күрсәткечләре сөендеререлек. Узган ел без сезнең алга куйган максатларга ирешелде. Республикага килгән туристлар агымы үсте. Туризм өлкәсеннән кергән 18,4 млрд сум акча — моның тармак булуын раслый. Нигезендә нефть, нефть химиясе булган, “Камаз”лар, очкычлар төзегән субъектта туризм дигән мөстәкыйль тармак барлыкка килер дип уйламаган да идек”, - диде Илдар Халиков бүген ТРның туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында. Ул шулай ук әлеге сумманың зур булуын, туристлык тармагында 40 мең кеше эшләвен, бу өлкәгә җитди инвесторлар җәлеп ителүнең, яңа объектлар төзелүнең − барысының да мөһим булуын билгеләп үтте.

“Казанга елына 2,7 млн турист килү белән дә без горурлана алабыз. Бу күрсәткечне Россиянең башка шәһәрләре белән генә түгел, ә Европаның күп кенә калалары белән дә чагыштырып карарга мөкин булыр иде. Әмма әле алга таба да омтыласы үрләр бар”, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Аның сүзләренчә, Алабуганың туризм өлкәсендә үсүе дә сөендерерлек хәл. “Россиянең туристлык картасында Алабуга дигән кала бөтенләй дә юк иде һәм аның хәзер туризм үзәгенә әверелүе, билгеле инде − сөенечле. Бу шулай ук башка төбәкләр өчен дә яхшы үрнәк”, - диде И. Халиков.

Моннан тыш, ул Тәтеш районына узган ел туристларның теплоход белән генә дә 52 тапкыр килүләрен хәбәр итте.

“Алабуга, Зөя, Казан тәҗрибәсе башка шәһәрләргә дә тарала һәм эшли. Эко туризм һәм авыл хуҗалыгы туризмы да, акрынлап, үсә һәм бу юнәлештә дә эшләргә кирәк”, - дип өндәде Илдар Халиков чыгышында.

Премьер-министр хезмәт күрсәтү персоналларын әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Туристларның саны арту, профессиональ яктан якын килү, кунакчыллык формалаштыру һәм тәрбияләү, чит тел белмәү кебек кыенлыкларны чишәргә этәрә. Шуңа да боларга игътибарны арттырып, туристлык агентлыклары белән берлектә, әлеге өлкәдә хезмәт күрсәтүче белгечләрне әзерли торган югары уку йортларына яңа таләпләр куярга, программа формалаштырырга кирәклеген искәртте ул.

Премьер-министр фикеренчә, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты республиканың башка ведомстволары һәм министрлыклары белән үзара эшчәнлекне арттырырга тиеш.

“Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне тагын да ныгыту, Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә эш алып бару мөһим. Бу шулай ук Татарстан туризмы үсешенә китерәчәк. Чит илләрдә 60лап Сабан туе уздырыла һәм бу − республика туризмын популярлаштыру өчен менә дигән мәйдан. Анда безнең ватандашларыбыз җыела. Аларны үз туган якларына, тарихи ватаннарына җәлеп итәргә һәм Казанның ничек үзгәрүен күрсәтергә кирәк”, - диде Илдар Халиков.

Шулай ук ул Болгар һәм Зөя шәһәрлекләренә туристларны тагын да күбрәк җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады.

“2016 елда да бу өлкәдә үсеш булачагына шигем юк. Гыйнвар ае туризм өчен начар булмады. Яңа ел бәйрәмнәрендә, 25 градус салкын булган көнне генә дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында 17 мең 300 кеше булу үзе үк бу өлкәнең киләчәге якты булуын дәлилли”, - дип сүзен тәмамлады Премьер-министр.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, Россия туроператорлар ассоциациясе җитәкчесе Майя Ломидзе һ.б. рәсми затлар катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20