Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

Быел Казанда туучылар саны 5,6 процентка арткан

Быел Казанда туучылар саны 5,6 процентка арткан Соңгы ярты елда Татарстанда башкаласында 11 мең 522 сабый туган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 5,6 процентка күбрәк. Соңгы 6-7 елда малайлар күбрәк туган булса да, быел дөньяга беренче аваз салган балаларның күпчелеге – кызлар. Бүген Казан мэриясендә уздырылган брифингта Казан шәһәре ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова шул хакта хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, былтыр Казанда абсолют демокграфик рекорд куелган: ел дәвамында барлыгы 22 мең 949 яңа гомер яралып теркәлгән. Бу, үз чиратында, соңгы тапкыр 1987 елда куелган рекорд күрсәткеченнән 22 процентка артык.

Гүзәл Габбасова шунысына да игътибар юнәлтте: башкалада туучылар саны, республика һәм ил буенча чагыштырып караганда, тизрәк арта. “Татарстанда яңа туган балаларның 42 проценты – кечкенә казанлылар”, – дип өстәде ул.

Казан бала туу буенча республикада гына түгел, Идел буе федераль округындагы Уфа, Самара, Түбән Новгород кебек миллионлы халкы булган шәһәрләр арасында да – беренче.

ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы тагын бер уңай тенденцияне билгеләп узды: Татарстан Республикасы башкаласында туучылар саны инде алтынчы ел рәттән үлүчеләр саныннан өстенлектә. Соңгы ярты елда казанлылар санының табигый үсеше 4 мең 509 кеше тәшкил иткән. Гомер озынлыгына килгәндә, ир-атларда ул 65, хатын-кызларда 75 яшькә тигез.

“Казан гаиләләрендә икенче, аннан соңгы балаларның саны арту да сөенечле күренеш. Монан 7-8 ел элек кенә икенче, аннан соңгы балалар саны 38-39 процент булса, хәзерге вакытта бу сан 48 процент тәшкил итә”, – дип сөйләде Гүзәл Габбасова.

Аның сүзләренчә, 2008 елда башкалада аерылышу күрсәткече язылышканнар нисбәтеннән 55 процент булган. 2014 елда әлеге күрсәткеч 39 процентка кадәр төшкән. Башкала хакимиятенең гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән сәясәте нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел аерылышучылар саны 12,3 процентка кимеде. Әлеге күрсәткеч буенча да Казан миллионлы халкы булган калалар арасында лидерлыкта, дип ассызыклады Гүзәл Габбасова үзенең чыгышында һәм уңай демографик вазгыятьне дәүләт сәясәтенә, шулай ук казанлыларның тормыш сыйфаты сизелерлек дәрәҗәдә артуга бәйләп аңлатты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20