Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2016

Быел Татарстанда терлекчелек тармагын 5 процентка үстерү максаты куелган

Татарстанда, узган ел нәтиҗәләре буенча, 488 мең тонна ит, 1750,7 мең тонна күләмендә сөт җитештергән.

Сөт продуктларын җитештерү буенча Татарстан Россиядә 1 нче, ит буенча 4 нче урында тора. Соңгы берничә елда тәүге тапкыр бер сыердан елына уртача 5027 кг сөт савып алынган.

Бу хакта бүген V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының терлекчелек буенча секция утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазипов хәбәр итте. “Без бу күрсәткечләр белән әлегә мактана алмыйбыз, билгеле. Күптән түгел Төмән өлкәсендә булып кайттык, алар сыердан елына 6-7 мең кг сөт савып ала. Себер якларында шундый күрсәткечләргә ирешә алганда, ник әле без болай эшли алмыйбыз”, - диде министр урынбасары һәм алдагы 2-3 елда сыерлардан шул кадәр сөт савып алуны максат итеп куюларын ассызыклады. Аның сүзләренчә, республикада җитештерелгән сөт продукциясе җитәрлек күләмдә һәм җәй көннәрендә хәтта 6-8 йөз тонна сөт чит төбәкләргә сатуга чыгарыла.

Ул шулай ук ТР Икътисад министрлыгы китергән мәгълүматлар белән дә таныштырды. Алар буенча республикада һәр кешегә елына 410 кг сөт (норма буенча - 346 кг), 20 кг сыер ите (норма - 26 кг), 16 кг дуңгыз ите (норма - 15 кг), 39 кг кош ите (норма - 33 кг), 2,3 кг сарык ите (норма - 1 кг), 304 данә йомырка (норма буенча - 260) җитештерелә.

“Без бары сыер ите җитештерү буенча гына артта барабыз. Моны төзәтү максатыннан, малларны симертә торган мәйданчыклар төзеләчәк. Бу күрсәткечне, аз дигәндә, 26 кг ясау бурычы куелды, моның өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар. Якын киләчәктә Россия сәүдә базарында 10 процент азык-төлек Татарстанныкы булырга тиеш дигән максат куелды. Әлегә бу күрсәткеч - 7-8 процент чамасы”, - диде Нәҗип Хазипов. Аның сүзләренчә, республикада сарык ите җитештерү буенча алга китеш зур һәм эшмәкәрләр бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бара башлаган.

Татарстан предприятиеләрендә 14 млн баш кош исәпләнә. Аларның күп өлеше “Челны бройлер”га (5,9 млн) һәм “Ак Барс” холдингына (5,7 млн) туры килә. Сүз уңаеннан, “Челны бройлер” хәзергә 115,3 мең тонна ит җитештерә. 2020 елга алар 200 мең тонна күләмендә кош ите җитештерергә планлаштыра. Кошчылык тармагында икенче урында торган оешма 53,3 мең тоннадан 103 тоннага кадәр ит җитештерергә планлаштыра.

2016 елга куелган бурычларга килгәндә, быел Татарстанда терлекчелек тармагын 5 процентка үстерергә дигән максат куелган. Шуңа бәйле рәвештә, һәр сыердан савып ала торган сөт күләмен, ким дигәндә, 250 кг-га арттыру, ит җитештерүне 500 мең тонна, йомыркаларны 1 млрд 200 млн данә күләменә җитештерергә дигән бурычлар куелган.

Финанслау мәсьәләсендә болайрак: ТР бюджетыннан сыерлар тоту урыннарын төзекләндерү һәм силос, сенаж салу базларын төзү өчен акча бүлеп бирелә. 100 һәм 200 баш күләмендә сыерлар булган фермаларны төзекләндерүгә 470,7 млн сум, ә 132 силос һәм сенаж базларын төзү өчен 61,3 млн сум күләмендә акча каралган. Моннан тыш, республикада иткә мөгезле эре терлекне үрчетү буенча 2015-2017 еллар программасы нигезендә, 12,5 мең баш эре мөгезле терлек өчен урын булдыру ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20