Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2016

Быел Татарстанның 12 балалар лагеренда ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла

Быел Татарстанның 12 балалар лагеренда ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла 2016 елда Татарстанның 12 балалар лагеренда ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалы программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров сөйләде.

Искәртеп үтик: балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча программа булдыру турындагы карар 2013 ел ахырында кабул ителде. 2014 елда бу максатларга 100 млн сум бүлеп бирелде, ул вакытта 13 лагерь ремонтланды. 2015 елда 106 млн сумга 16 лагерь төзекләндерелде.

“Программа, лагерьларның матди-техник базасы искергән булу сәбәпле, кабул ителде. Бүген бу проблема зур әһәмияткә ия һәм актуаль. Быел без 100 млн сумга 12 объектны ремонтларга планлаштырабыз, ә 3,5 млн сумы проект эшләренә биреләчәк”, - дип сөйләде Насыйров. Аның сүзләренчә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан капиталь ремонт булмаган балалар лагерьларын программага кертү тәкъдиме белән килгән заякалар күп. Бүгенгә республикада барлыгы 50 балалар сәламәтләндерү лагеренда ремонт үткәрелмәгән, уңайлыклар түбән дәрәҗәдә. Аларда ремонт ясау 700 млн сум чамасы бәяләнә.

2016 елда 9 балалар сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт ясау, 2 лагерь төзү һәм тагын бер лагерьны реконструкцияләү планлаштырылган. Хәзергә 7 лагерьда эшләр башланган. Ремонт эшләрен 2016 елның 1 июненә төгәлләү зарур.

Республикада, балалар лагерьларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә куелганнан алып, объектларның 37 процент чамасы ремонтланган.
Татарстанда алар - барлыгы 75. Быел яңартылган лагерьлар саны 39 га җитәчәк. Агымдагы елда программа төгәлләнә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында киләчәктә бу программа озайтылыр дип өметләнәләр. “Бу программа балалар өчен бик әһәмиятле. Безнең эш күренсен, ә балалар һәм аларның ата-аналары без башкарган эштән канәгать калсын өчен күп көч куябыз”, - дип тәмамлады сүзен Илдус Насыйров.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20