Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Быелгы Тукай премиясе лауреаты “Ком сәгате” тапшыруында катнаша

Якшәмбе “Ком сәгате” тапшыруында 2017 нче елның Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе иясе Харис Салихҗан катнаша. Татар дин эшлеклесе, танылган язучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны катлаулы тормыш юлы гына үтеп калмыйча, аларны кәгазь битенә салып, халкына тапшырган галим дә санала.

«А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» һәм «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» китаплары өчен 2017 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек дип табыла.

Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны Ислам дине юлына кайтара ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары, Ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре», «Тукайның Исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле Ислам белгече буларак таныттылар. Күренекле аксакал белән кызыклы “Ком сәгате” тапшыруын карарга онытмагыз.

Харис Салихҗан белән “Ком сәгате” тапшыруы якшәмбе, 11 нче июнь, 15:00 сәгатьтә эфирга чыга.




www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха