Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2015

Былтыр республикада табигатьне саклау өлкәсендә 6, 8 мең хокук бозу очрагы теркәлгән

 Былтыр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Татарстанда барлыгы 1390 чүплек барлыгын ачыклаган. Аларның 95 проценты билгеләнгән вакыт аралыгында юкка чыгарылган. 2015 елның 1 гыйнварына Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе рөхсәт ителмәгән төшләрдә каты көнкүреш калдыклары ташланган 471 урынны теркәгән. Гомуми 2,83 га мәйданны биләгән тиешсез 462 урындагы чүплек юкка чыгарылган. Бу уңайдан административ хокук бозулар турында 238 эш кузгатылган, 4 млн. сумнан артык штраф салынган. Әлеге саннарны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров министрлыкның кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясендә китерде.

Аның сүзләренчә, узган елда Тәтеш, Болгар шәһәрләрендә, Аксубай, Балтач, Биектау, Куйбышев Затоны, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәләрендә, Мөслим, Сарман районнары авылларында чистарту корылмалары төзекләндерелгән, Биектауда канализация челтәре алыштырылган. Ел йомгаклары буенча сулыкларга пычраткыч матдәләр агызып чыгару 2,36 млн. куб. метрга кимегән.

Гомумән алганда, былтыр республикада табигатьне саклау өлкәсендә барлыгы 6, 8 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларның 96 проценты уңай якка хәл ителгән, дип җиткерде Артем Сидоров үзенең хисабында.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20