Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.02.2015

Чаллыда быел 340 мең кв.м. мәйданда торак төзеп тапшырырга ниятләнә

2015 ел башыннан Чаллыда 16,7 мең кв.м. торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Бу еллык планның 4,9%ын тәшкил итә. Гомумән, 12 ай дәвамында төзүчеләр 340 мең кв.м. мәйданда торак төзеп, меңләгән гаиләләрне куандырырга җыеналар, дип хәбәр итте бүген “Шәһри Чаллы” басмасы.

Социаль ипотека программасы буенча –18,4 мең кв.м., инвестицияле торак – 274 мең кв.м. һәм шәхси торак – 47,5 мең кв. м. мәйданда торак төзү планлаштырыла. Башкарма комитеттан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 43 торак йортта 5000 фатир файдалануга тапшырылырга тиеш. Әлеге объектлар Мәләкәс аръягы микрорайонында, 65, 40, 53 һәм 60нчы комплексларда, «Чаллы- Яр», «Солнечный парк» торак кварталларында, шулай ук ГЭС бистәсендә төзелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20