Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Чаллыда кәләшләр бәйрәменә әзерләнәләр

Чалллыда ел саен кәләшләр бәйрәме үткәрелә. Быелгысы 10нчы тапкыр уздырыла. Анда катнашырга 100гә якын кияүдәге хатын-кыз гариза биргән инде. Бу сан артып та китәр, диләр оештыручылар, чөнки әле вакыт бар: бәйрәм 6нчы августта була, дип яза җирле басма.

Бәйрәмнең программасы быел кызыклырак булачак, традицион кәләшләр парады була, Көнчыгыш стилендәге бәйгеләрдә кәләшләр, Шамахан патшабикәсе образына кереп, осталыкларын күрсәтергә тиешләр. Шунысы үзенчәлекле: кәләшләр бәйрәменә бәйле чаралар Чаллының кеше күп йөри торган 3 урынында була.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!