Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Чаллыда шәһәр хастаханәләренә 105 кеше талпан кадалу сәбәпле мөрәҗәгать иткән

Чаллыда үткән көннәрдә шәһәр хастаханәләренә 105 кеше талпан кадалу сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Шуларның 19 балалар. Кешеләргә бу зыянлы бөҗәкләрнең иярүе шәһәр паркларында һәм бакчаларда. Сабыйларга исә ишегалларында талпан килеп кадала икән. Шунысы яхшы, кадалган талпаннарның берсе дә энцелафит чирле түгел икән.Бу талпан боррелиозы, дип аталган вирус кеше организмын бөтенләй эштән чыгара: күзләр сукраерга, колаклар томаланырга һәм паралич сугарга мөмкин. Россиядә быел ике кеше менә шундый бизгәк китереп чыгара торган талпаннар кадалып вафат булганнар.

Чаллыда быел яз 360 зур кешегә, 120 балага талпан кадалган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера