Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2017

Өченче ярымфинал уенын күзәтер вакыт килеп җитте

Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы КВН Беренче лигасының ярымфинал уеннарын күрсәтүне дәвам итә. Быелгы Беренче лига сезоны Казанда уза, ә “Яңа Гасыр” телеканалы лиганың барлык уеннарын үз экраннарында күрсәтә.

Беренче лиганың өченче ярымфинал уенында түбәндәге командалар үзара көч сынаша: Волгоградтан “Город-питон”, Татарстаннан “Казан”, Мурмансктан “Морская академия”, Краснодар өлкәсеннән “НАТЕ”, Чиләбедән “Девичья сборная”.

Искәртеп узыйк, КВН Беренче лигасы быелдан Тольятти шәһәреннән Казанга күчте һәм бәйгенең барлык уеннары Татарстан башкаласында үткәрелә.

Моңа кадәр кабул ителгән күрсәтмә буенча, Беренче лиганың җиңүчесе яңа сезоннан КВН Югары лигасында чыгыш ясый башлый. Узган Беренче лига сезонында мондый уңышка Красноярск шәһәренең "Так-то" КВН командасы иреште.

Татарстан тамашачыларына да сөенергә урын юк түгел: 2003 нче елда Беренче лига җиңүчесе булып «Четыре татарина», ә 2015 нче елда Татарстан Республикасыннан "Сборная банкетных ведущих" КВН командалары танылды. Быел, КВН Беренче лигасы Казанга күчкәннән соң, бәйгенең редакторлык составы да үзгәрде. Хәзер командаларның әзерлеге өчен Югары лиганың яңа редакторы Айдар Гәрәев һәм Премьер-лига редакторы Алексей Ляпичев җавап бирә. Беренче лига уеннарының алып баручы вазыйфасын "Союз" командасы капитаны, әлеге дә баягы Айдар Гәрәев башкара.

КВН Беренче лигасының өченче ярымфинал уенын 14 нче октябрь, шимбә кичендә, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында карагыз. Уенның башлану вакыты 22:00 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20