Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Cтадионга килү һәм уен вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре

Казанда Конфедерацияләр Кубогы FIFA 2017 турнирының чираттагы уены алдыннан футбол җанатарларын стадионга килү һәм уен вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырабыз.

Стадионда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (FIFA) тарафыннан Россиядә уздырыла торган Конфедерацияләр Кубогы FIFA 2017 һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты FIFA 2018 турнирлары өчен төзелгән.

Түдәндәге Кагыйдәләр тамашачыларның стадионда үз-үзен тоту һәм Чараны үткәрүдә хокук һәм бурычларын билгели.

FIFA раслаган чикләүләр рәтенә түбәндәгеләр керә:

" - Җанатар стадионга бары тик билеты булган очракта һәм тикшерү процедурасын узганнан соң гына керә ала. Тикшерүгә шул исәптән җанатарның шәхси әйберләрен карау да керә. Җанатар шәхсиләштерелгән тамашачы картасын күрсәтергә бурычлы.

—  Җанатарның уен көнендә стадион территориясенә үтүе матч башланырга өч сәгать кала яки Чараны Оештыручылар билгеләгән икенче вакыт аралыгында башкарыла. Автомобиль транспорты чараларының машина кую урыннарына Үтүе уен башланырга дүрт сәгать кала рөхсәт ителә. Ачылыш уенына һәм Финалга Үтү Уен башланырга дүрт сәгать кала рөхсәт ителә.

—  Чара вакытында Җанатар мыскыл итүне тыярга, гомер һәм сәламәтлеккә зыян китерә торган хәрәкәтләр ясамаска тиеш. Башка тамашачыларга һәм аккредитацияләнгән йөзләргә комачауламаска бурычлы. Стадионда Билетта күрсәтелгән урынны гына алу һәм аңа тиешле керү юлыннан гына узу каралган, әгәр дә башкасы Чараны Оештыручылар тарафыннан билгеләнмәгән булса. Куркынычсызлыкны булдыру максатыннан һәм куркынычны булдырмау йөзеннән тамашачылар стадионда башка урыннарга күчеп утыра алалар (шул исәптән стадионның башка секторына), әгәр дә Чараны Оештыручылардан шундый күрсәтмә алынса. Кагыйдәләр стадионга керү яки үтү юлында һәм (яки) стадион территориясендә каралган.

—  Җанатарга тыела: стадионнарда үзең белән шартлаткыч матдәләр, шартлату коралы һәм алардан ясалган башка төрле предметлар алып керү, үзеңдә йөртү яки куллану; төрле төрдәге кораллар, шул исәптән үз-үзеңне саклауга каралганы да, сугыш кораллары һәм ут коралының состав өлешләре, очлы һәм үткен кораллар, пычак һәм башка салкын кораллар, шулай ук корал буларак кулланыла алган башка матдә һәм предметлар, ут куркынычы янаган пиротехник матдәләр яки эшләнмәләр (шырпы һәм кесә кабызгычларыннан тыш), пиротехник эшләнмәләр һәм төтен ясауда файдалана ала торган сигнал ракеталарын, файерларны, петардаларны, газ баллоннарын һәм предметларын кертеп, һәм башкалар".


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин