Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.01.2015

«Дакар-2015 ралли финишына кадәр ике этап: «КАМАЗ-Мастер» - лидер

Кичә Аргентинада "Дакар-2015" халыкара ралли-рейдының 11 нче этабы тәмамланды. Финишка беренче булып "IVECO" да Ханс Стейс идарәсендәге экипаж беренче булып килде. Икенче – тагын бер голландияле Жерар де Рой, өченче булып “КАМАЗ” да Эдуард Николаев идарәсендәге Россия экипажы килде. Ә Айрат Мәрдиев идарәсендәге Россия экипажы бары тик тугызынчы гына булды. Андрей Каргин идарәсендәге тагын бер Россия экипажы – 14 нче, ә Дмитрий Сотников экипажы – 15 нче.

Кичә 10 минутта берьюлы 16 экипаж финишка чыкты. Бу нәтиҗәләргә карамастан, генераль классификациядә, элеккечә, “КАМАЗ-Мастер” командасы лидерлык итә. Беренче урында Айрат Мәрдиев экипажы, икенче - Эдуард Николаевныкы, өченче - Андрей Каргинов экипажы.

Бүген Термас-де-Рио-Хондо-Росарио маршруты буенча раллиның 12 нче этабы уза, махсус участокның озынлыгы – 298 км.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20