Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.03.2015

Дамир Фәттахов авыл хезмәтчәннәренә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов авыл хезмәтчәннәренә Казанда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Д.Фәттахов Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре югары дәрәҗәдә узды дип саный. Авыл хезмәтчәннәре казанлыларга арзан бәядән яхшы сыйфатлы азык-төлек товарларының бай ассортиментын тәкъдим итте.

Д.Фәттахов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружинга, министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Анатолий Никитинга, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль раойннарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыкларына, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгына һ.б. рәхмәт белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20