Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

«Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубының алтын медальләр өчен көрәшен “Яңа Гасыр” телеканалы күрсәтә

28 нче апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы «Динамо-Казан» һәм «Динамо» (Мәскәү) хатын-кыз волейбол клублары арасындагы Рәсәй чемпионаты финал сериясенең өченче уенын трансляцияли.

Мәскәүдә уздырылган ике очрашудан соң, сериядәге исәп 1−1. Беренче уенда Казан кызлары ЕКВ Кубогында ирешкән уңышларыннан калган җиңү көче белән көндәшләрен өч сетта тар-мар иттеләр. Ә икенче уенга мәскәүлеләр көндәшләреннән зур каршылык күрсәтеләчәгенә әзер булып уенга чыкканнар, күрәсең: бу юлы Мәскәү волейболчылары 3:0 исәбе белән «Динамо-Казан» клубын тар-мар итүгә иреште. Киләсе уеннарның нинди нәтиҗә күрсәткәнен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карамыйча калмагыз.

Финал уеныннан трансляцияне 28 нче апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 20:10 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера