Дәүләт хезмәте порталында пенсионерлар өчен махсус бүлек барлыкка килгән

Дәүләт хезмәте бердәм порталының бета-версиясендә пенсионерлар өчен махсус бүлек ясалган. Ул «Тормыш хәле» дип атала, биредә үзеңнең пенсия хокукларыңны белергә, картлык буенча иминият пенсиясенә гариза бирергә, шулай ук социаль хезмәтләргә, азык-төлеккә, даруларга һәм медицина дәвалавына ташламалар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Бу хакта Түбән Каманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Пенсиягә чыгу» дип аталган беренче бүлек булачак пенсионерларга кагыла. Биредә алар пенсия хисабы турында белешә һәм картлык буенча иминият пенсиясенә гариза бирә ала. Аннан соң Россия Пенсия фондының җирле органы 10 көн эчендә иминият пенсиясе бирү турында карар чыгара.
«Пенсионерларга ярдәм» бүлегендә әлеге категория гражданнарга дәүләт тарафыннан бирелә торган төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган. Биредә милек салымыннан азат ителү, күчемсез милек алгандагы чыгымнарны каплау, 80 яшь тулганнан соң пенсия күләмен арттыру һәм башка социаль чаралар турында белергә мөмкин.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина