Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2017

Дүшәмбедән Нильс исемле малай маҗаралары күрсәтелә

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» каналында балалар өчен яңа «Невероятные приключения Нильса» телесериалы күрсәтелә башлый. Ата-анасын тыңламаган яшүсмер малайның зур бер җәзадан соң кинәт үзгәрә башлау тарихын күзәтергә онытмагыз.

Унөч яшьлек Нильс исемле малай гамьсез яшәү рәвеше алып бару турында хыяллана һәм үзенең бар буш вакытын бары тик дус кызы Ася белән генә уздырырга тели. Ася аңа бик тә ошый. Болар барысы да бары хыяллар гына, чөнки чынлыкта Нильска әти-әниләренең шәхси фермасында көч түгәргә һәм анда яши торган малларны тәрбияләргә туры килә. Мондый эш яшүсмергә бөтенләй ошамый.

Аның ялкаулыгын тылсым көче генә үзгәртергә алына. Нильс кәрләгә әверелә һәм хайваннар телен аңлый башлый. Болай озак дәвам итә алмаганлыгын малай яхшы яңлый һәм ул үзенең элеккеге халәтенә кайтырга тиеш, тик ничек? Моның өчен яшүсмергә үрнәк малай булырга кирәк һәм үзендәге хәзерге тискәре сыйфатларны бетереп, аларга капма-каршыларын тиз арада булдыру мөһим. Мондый катлаулы бурычны Нильс үтәп чыга алырмы?

Сорауга җавапны сез һәр эш көнендә 15:45 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Невероятные приключения Нильса» телесериалын карап белә аласыз. «Яңа Гасыр» каналы сезне маҗаралар илендә көтеп кала!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!