Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.11.2017

Дворян кызларын кияүгә бирү тарихы сурәтләнелә

Пәнҗешәмбе кичендә “Жестокий романс” сериалы кияүгә чыкмаган дворян кызларының бай кияүләр эзләү тарихын сурәтли башлый. Һәр кызга бай кияү эзләү эшендә билгеле дворян хатыны булышлык итә.

Фильмдагы вакыйгалар ерак 1877-1878 нче елларда Идел буенда урнашкан уйлап чыгарылган кечкенә генә Бряхимов шәһәрендә бара. Харита Игнатьевна Огудалова – яхшы һәм хөрмәткә лаек фамилияле дворян хатын. Иренең үлеменнән соң Харита моңсулыкка бата, ләкин үзенең җиткән өч кызын бай һәм дәрәҗәле нәселдән чыккан дворяннарга кияүгә бирү өчен барысын да эшли.

Байлыгы зур булмаса да, Харита, өйләнмәгән һәм бай ир-атлар монда тартылыр дип, зур ачык йорт тота. Ул бирнәсез кызларга бай ирләрнең мәхәббәт белән өйләнүен өмет итә. Дворян хатынның зур хыяллары кечкенә патшалыкта үз урыннарын таба алырлармы?

Пәнҗешәмбе кичендә “Жестокий романс” сериалы кызыклы сорауларга җавап эзли. Фильмны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша 21:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20