Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2016

"Ефәк юлы-2016": узышчылар Россия этабын тәмамлый

11 июль көнне "Ефәк юлы" халыкара раллиенда катнашучыларны Россия территориясендә ахыргы этап һәм Казакъстан чиген узу көтә. Бүген кич алар Костанайга барып җитәчәк. Бу хакта раллиның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәнге сәгать биштә автомобильләр Уфадан кузгалды, ә 343 километрга сузылган лиазондан соң аларны грунт трассалары буенча 200 километрлы махсус участок көтә. Бүген раллиның өченче көнендә экипажларга 800 километрдан артык юл узарга туры киләчәк. 

Искәртеп узабыз: кичә һава торышы шартлары аркасында Казаннан махсус участок булдырылмады. Шулай да Чаллыда экипажларны тантаналы төстә каршы алдылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20