Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2017

Ефәк юлы илләренең иң яхшы җырчысын сайлау бәйгесе экраннарга чыга

Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы Казахстаннан “Silk Way Star” музыкаль бәйгесен күзәтергә чакырып кала. Телешоуда Татарстан вәкиле дә катнаша. Ул – күпләргә таныш булган Мәликә.

Яңа музыкаль “Silk Way Star” бәйгесе 30 нчы сентябрьдә Казахстанның Астана каласында башланып китте. Телешоуның исеме инглизчәдән “йолдыз узган ефәк юл” буларак тәрҗемә ителә. Бәйгенең оештыручылары белдергәнчә, өч ай дәвамында Бөек Ефәк юлы илләренең иң билгеле җырчылары “Silk Way Star” бәйгесендә катнаша һәм телешоуда туган теле белән казакъ телендә төрле җырлар башкарырга тиеш була.

Искәртеп узыйк, Бөек Ефәк юлы илләренә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркия, Азәрбайҗан, Грузия һәм Рәсәйнең Татарстан һәм Башкортстан Республикалары керә. Шушы илләр “Silk Way Star” яңа музыкаль бәйгесенә үз катнашучыларын җибәрәләр һәм алар өч ай дәвамында җыр осталыгында үз араларыннан иң яхшыны билгеләргә тиеш була. Оештыручылар ышандыруынча, бәйгенең финал өлешендә тамашачыларны җиңүчеләр һәм танылган җырчылар катнашында грандиоз концерт көтә.

Сезнең дә кызыклы тамаша шаһите булу мөмкинлегегез бар. Моның өчен сезгә шимбә, 14 нче октябрь, 23:30 сәгатьтә бары тик “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалын кушу сорала. Йолдызлы ефәк юлында очрашканга кадәр!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20