Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Э.Фәттахов чыгарылышларга: “Үзегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән атлагыз”

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов мәктәп тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итә.

“Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Республикабызның 17 меңнән артык укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлаячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора.

Сайлаган юлыгызның ныклап уйланылган булуын телим. Үзегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән атлагыз. Сез яшь, яңа идеяләргә һәм аларны тормышка ашыру өчен көч һәм энергиягә бай.

Алда – дәүләт имтиханнары. Бөтен көчегезне куеп имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең мәктәптә ирешкән уңышларыгыз, һичшиксез, - укытучыларыгызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына – игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәтүче укытучыларга җиткерәсем килә. Сезнең риясыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә, республикабызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Киләчәктә укучыларыгызның уңышлары Татарстаныбызга гына түгел, чит җирләргә дә танылачагына, һичшиксез, ышанам!

Хөрмәтле әти-әниләр, уку елы дәвамында сезнең балаларыгыз янында булуыгызны, һәрчак ярдәм итеп торуыгызны беләм. Алар сезнең өметне акласын, бәхетле булсыннар иде.

Бу көннәрдә Казанда, инде менә икенче ел рәттән, “WorldSkills Russia-2015” III илкүләм чемпионаты уза. Анда булу мөмкинлеген файдаланып, югары технологияләргә корылган эшче һөнәрләрнең ни дәрәҗәдә кирәклеген күргәнсез дип уйлыйм. Әлеге чемпионатта катнашу сезнең өчен һөнәр сайлауда яңа мөмкинлекләр ачсын дигән теләктә калам.

Уку елы тәмамлана. Укучылар, һәммәгезгә дә җәй айларын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп уздыруыгызны телим. Тормышта нинди генә юнәлеш сайласагыз да, беркайчан да битарафлыкка юл куймыйча, һәрнәрсәгә җитди якын килүче актив яшьләр булып, республикабызга тырышып хезмәт итәрсез дип ышанам.

Сезгә киләчәктә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим!” – диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Э.Н.Фәттахов мөрәҗәгатендә.


Белешмә өчен: 2015 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 17 522 (Казанда – 5 307), 9нчы сыйныфны 34 225 укучы (Казанда – 9 188) тәмамлый. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20