Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Эльмира Зарипова Татарстанның социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанның социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре — бүген Россия күләмендә билгеләп үтелә торган Социаль хезмәткәрләр көне белән котлады.

«Татарстан Республикасының хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре! Сезне чын күңелемнән Социаль хезмәткәрләр көне беолән котлыйм!
Бүген без чын мәгънәсендә үз эшенең осталарын — үзләрен изге бурычларын үтәүгә - гуманлылык һәм кешеләргә мәхәббәт белән сугарылганлык принцибына тугры калып, кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган профессионалларны хөрмәтлибез.

Җәмгыятьнең социаль яктан югары үсешкә ирешүе, гражданнарның яшәү шартларының сыйфатлы булуы һәм иртәге көнгә ышанычы башлыча нәкъ менә социаль хезмәткәрләргә дә бәйле.

Татарстанның заманча социаль хезмәт күрсәтү челтәре ел саен 200 мең кешегә кирәкле ярдәмне күрсәтеп бара торган 122 дәүләт учреждениесе карамагына тапшырылган. Һәр көн 3038 социаль хезмәткәр катлаулы тормыш хәлләренә юлыккан татарстанлыларга: ветераннарга, инвалидларга, балаларга, күп балалы һәм матди хәле кыен булган гаиләләргә ярдәм кулы суза.

Социаль хезмәткәрнең башкарган эше үтә катлаулы һәм киңкырлы булуы беркемгә дә сер түгел, һәм һөнәри белемгә, күнекмәләргә ия булудан тыш, әлеге хезмәт югары әхлаклылыкка ия булуны, кеше язмышын ихластан кайгыртып, үзеңне моңа фидакарьләрчә багышлауны таләп итә. Социаль хезмәт көрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең игътибар үзәгендә бүген 14294 өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Болар — күбрәк, матди ярдәмнән бигрәк, гап-гади — кешеләрчә аралашуга мохтаҗ гражданнар. Һөнәри бурычларын үтәү кысаларыннан чыгып, аларны үз тәрбиясенә алып, социаль хезмәткәрләр күп очракта мондый кешеләрнең гаилә әгъзасына әверелә дияргә мөмкин.

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә катлаулы хезмәтегез һәм үз эшегезне фидакарьләрчә башкаруыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бәйрәм көнендә әлеге өлкәдә хезмәт итүче, бай һөнәри тәҗрибәгә, белемгә ия ветераннар аерым рәхмәткә лаек. Алар үрнәгендә яшь буын белгечләр тәрбияләнә.

Социаль хезмәткәрләргә чын күңелдән һөнәри уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүләрен, нык сәламәтлек, чиксез бәхет һәм гаилә иминлеге телим", — диелә котлау телеграммасында.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин